Чират тору мәҗбүри түгел

2012 елның 30 мае, чәршәмбе
ТР буенча Росреестр идарәсе тарафыннан күрсәтелгән дәүләт хезмәтләре иң күп кулланыла торганнардан санала. Әлеге ведомство офисларына көн саен меңнәрчә кеше мөрәҗәгать итә.

Кагыйдә буларак, дәүләт хезмәтләрен чират торып алырга теләүчеләрнең иң күп саны көннең беренче яртысына туры килә. Күпләр һаман да элеккечә фикер йөртә: никадәр иртәрәк килсәң, белгеч янына да шулкадәр иртәрәк керәсең, янәсе. Ниятләре барып чыкмагач, югалган вакытлары турында уйлап канәгатьсезлек белдерәләр. Ләкин таң ату белән үк чиратка басуның һич кирәге юк. Хәзерге вакытта барлык эшләрне - документларны дәүләт теркәвенә тапшырумы ул, яки ЕГРПдан мәгълүматлар алумы - иртәнге сәгатьләрдә генә түгел, теләсә кайсы уңайлы вакытта һәм гадәти көннәрдә генә түгел, шимбә көннәрендә дә башкарырга мөмкин. Чиратта тормыйча гына белгеч янына ничек керергә соң? ТР буенча Росреестр идарәсенең Әлмәт бүлеге начальнигы Э.Б.ӘБЛИЕВА безгә шул хакта аңлатма бирде.

- Эльвира Бастамовна, идарәгә мөрәҗәгать иткән кешенең вакыты янга калсын өчен нинди алымнар кулланыла?

- Андый алымнар күп төрле. Мәсәлән, белгеч янына керергә телефон аша да язылырга мөмкин. Ләкин мин Интернет мөмкинлекләреннән ешрак файдаланырга киңәш итәр идем. Безнең идарә, аерым алганда, "Алдан язылу" буенча хезмәт күрсәтә. Ул Интернет аша башкарыла. Узган елның мартыннан алып Интернет аша идарәнең теләсә кайсы территориаль бүлегенә язылырга мөмкин. Күргәнегезчә, вакытның кадерен белгән кеше өеннән чыкмыйча яки эш урыныннан китмичә генә үзе өчен уңайлы вакытта белгеч янына керергә языла ала.

- Моның өчен ниләр эшләргә кирәк?

- Иң элек идарәнең рәсми Интернет-сайтындагы (www.rosreestr.org) "Алдан язылу" бүлегендә язылырга кирәк. Аннары теркәлүче кеше мөстәкыйль рәвештә үзенең нинди максат белән мөрәҗәгать итүен белдерә, документлар тапшыру яки әзер булганнарын (күчемсез милек объектын территориаль яктан исәпкә алып) алу өчен идарәнең структур подразделениесен, шулай ук үзе өчен уңайлы вакытны билгели. Әгәр кирәкле мәгълүмат дөрес кертелгән булса, система язылуны раслаучы талон чыгарып алырга тәкъдим итә. Талон алу мәҗбүри түгел - Интернет аша язылучыларның исемлеге администраторда була инде.

- Әгәр ниндидер сәбәп белән алдан языла алмасаң яки өлгермәсәң нишләргә? Мәсәлән, документларны бүген үк бирергә кирәк ди...

- Бу очракта гадәти тәртип буенча эш итәргә, ягъни чиратта торырга кирәк. Шулай ук "Хәзерге вакытта язылу" ("Текущая запись") хезмәтеннән дә файдаланырга мөмкин. Аның асылы шуннан гыйбарәт: безнең идарәгә иртә белән, эшкә киткәнче мөрәҗәгать иткән кеше көннең икенче яртысына языла ала, димәк, аңа да чиратта торырга туры килми.


ЕГРПдан өземтәләр алуга килгәндә, бүгенге көндә әлеге дәүләт хезмәтен электрон рәвештә - Росреестр порталы (www.rosreestr.ru) аша заказ биреп алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар: 42-02-22, 43-21-17, 37-17-22.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International