“Орхидея” сезне көтә

2012 елның 15 мае, сишәмбе

Сафка бастырылган яңа социаль объектлар исемлеге көннән- көн арта бара. 14 май көнне Әлмәтнең үзәк урамнарының берсендә янәдән бер  кафе – “Орхидея” ачылды.

 

Тукай урамы, 36 нчы йорт адресы буенча урнашкан кафе турында зурлап язуыбызның төп максаты, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге әлеге предприятиенең кадрлар әзерләү кластерында актив катнашуы. Кафеның җитәкчесе Валентина Батрасова хезмәт күрсәтү өлкәсендә тәҗрибәле кеше. “Удача +” предприятиесендә бүгенге көндә 50гә якын хезмәткәр исәпләнә. Җитәкчелектән тыш, ул Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының урта һөнәри белем бирү факультетында(СПО) күп еллар инде дәресләр дә алып бара. Һөнәри кластерларга килгәндә, ӘДМХИ узган ел республикабызның 9 районы белән сәүдә, гомуми туклану өлкәсендә эшләүче белгечлекләр әзерләү буенча килешүләр төзегән иде. Уку йорты белгечләренең сүзләренә караганда, 2011 елда килешү төзүче предприятиеләр саны 45 булса, быел исә 80нән артык. Кадрларны эшкә алып, аларны киредән укытуга вакыт һәм средстволар сарыф иткәнче, предприятиеләре өчен кирәкле белгечләрне  максатчан әзерләүнең кулай булуын күп җитәкчеләр аңлаган.

 

Кафе белән кластерларның бәйләнеше шунда, биредә гомуми  туклану, хезмәт күрсәтү юнәлеше буенча белем алучы егет-кызлар тоткарлыксыз практика узачаклар. Тәҗрибәле повар һәм кондитерлар, менеджерлардан эшкә өйрәнгән студентларга киләчәктә эш табу күпкә җиңел булачак. Гомумән алганда, институтның урта һөнәри факультетын тәмамлаучылар арасында эшкә урнаша алмыйча  йөрүчеләр бик сирәк.

 

Инде кафеның үзенә килгәндә, эстетик югары зәвык белән бизәлгән зал 27 майдан әлмәтлеләрне һәм шәһәребез кунакларын кабул итәргә әзер. “Орхидея” кафесының директоры Валентина Батрасова ышандыруынча, ризыклар үзебездә җитештерелгән чималдан, югары сыйфатлы итеп, барлык технологияләр сакланган хәлдә  әзерләнәчәк.

 

Тәмле ризыклардан тыш, биредә студентларның кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе белән дә танышырга мөмкин. Тәрәзә төпләре саен салават күперенең  барлык төсләрендәге орхидея чәчкәләре үсеп утырган кафе киләчәктә әлмәтлеләрнең яратып ял итә торган, ә студентларның һөнәри осталыкларын арттыру үзәге булыр дип ышанабыз.

 

 Фәрдия Хәсәнова

“Яшьләр заманы” газетасы журналисты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International