"Ашале" ашамлыклар технопаркы Әлмәттәге яңа резидентларны көтә

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

2015 елдан бирле Әлмәттә "Ашале" ашамлыклар технопаркы эшли, эшкәртелгән продукция өлкәсендәге кече һәм урта бизнесны үстерү өчен максималь уңайлы мохитне булдыру аның төп максаты булып тора. Басым халык өчен үзләренең туклану продуктларын җитештерүгә ясала.

Бүгенге көндә "Ашале" - 24 мең кв.м. мәйданда урнашкан кече һәм урта бизнес объектлары инфраструктурасын, техник, җитештерү, административ, саклау һәм башка урыннарны һәм биналарны эченә алган күчемсез милек объектлары комплексы. 

Шунда дүрт шәхси эшмәкәр үзләренең җитештерү эшчәнлеген алып бара: прәннек һәм кондитер әйберләрен, пирог һәм круассаннарны, туңдырылган ярымфабрикатларны җитештерәләр, яшелчәләрне эшкәртәләр һәм салатлар ясыйлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International