Процессларны оптимизацияләү хисабына халыкка медицина ярдәмен күрсәтүнең кулланырлык булуын һәм аның сыйфатын арттыру, дәвалау эше учреждениесена мөрәҗәгать иткәндә, авыру өчен уңайлы шартлар булдыру - балалар поликлиникасында уңышлы кертелә торган "Сакчыл поликлиника" пилот проектының асылы.
Пилот проекты чиратларны, табибка керүгә язылу вакытын һәм диспансеризацияне үтү срокларын кыскарту максаты белән булдырыла. Шулай ук медицина хезмәтләренең сыйфаты һәм авыруларның медицина учреждениесының эше белән канәгатьлеге артырга тиеш.
Бүген башкарма комитетта аерым эш нәтиҗәләре ясалды, ирешкән нәтиҗәләр каралды һәм балалар поликлиникасында сакчыл җитештерүнең технологияләрен кертүнең актуаль этаплары турында фикер алышынды.