Авыл тарихы

Бишмунча авылының да тарихи үткәне кызыклы. Аның барлыкка килүе хакында берничә риваять бар.

Ярмөхәммәт исемле кеше булырга тиеш. Бераздан Ярмөхәммәт гаиләсе янына бер башкорт егете ки¬пел йөри. Һәм ул бу гаилә белән туганлаша – аларның кызына өйләнә. Егеткә туган тиешле өч гаилә да үз итә бу якларны Шул рәвешле әлеге чокырлы урында биш гаилә яши башлый. Чокырга бирелгән атама да һәм авылның исеме дә шушы вакыйгага бәйле рәвештә барлыкка килә. Бүген дә халык телендә «башкорт купере», «башкорт тугае» дигән атамалар очрый икән, риваятьтә бәян ителгән вакыйгаларны кире кагу мөмкин түгелдер. Тирә-як авылларда яшәүчеләр кебек үк биредә дә халык иген игеп, терлек асрап көн иткән. Умарта тотучылар, итек һәм тула басучылар, җитен чәчәп, сүстән тукыма тукучылар да булган. Озын кышларда күмер яндырып, якынтирәдә яшәүчеләрне кумер белән тәэмин итеп торганнар.

Җиңел куллы оста балтачыларның исемнәре Самара, Оренбург губерналарына билгеле булган. Аларның шулай ук Урта Азия якларында да үзләренең игелекле гамәлләре белән көн күрүләре мәгьлүм.

Габдрәфыйк Сабиров, Габделсалим Хари-сов, Мансур Зиннуров, Шамил Нуретдинов - халкыбызның әлеге күркәм йоласын совет чоры дип атал-ган «данлы» дәвердә дәвам итүчеләр.

Халык тормышында, авыл тарихында шактый кискен борылышлар чорын башлаган совет дәвере авыл елъязмасында лаеклы урын алган 1917 елдан, ярлылар комитеты төзелүдән башлана. Авыл советының беренче рәисе Кыяметдин Минаев, сәркатибе Гата Мостафин исемнәре әлеге үзгәреш вакыйгаларына бәйле.

Совет власте урнашуны бишмунчалылар да төрлечә кабул итә. 1920 елда илкүләм шаулаган сәнәкчеләр фетнәсенә каршы көрәшүче дружина төзелә. Штабка кергән Заһидулла Гарифуллин, Асылгәрәй Сәлимгәрәев, Сарим Ишмурзин һәм Кашапов әлеге үч алуны туктатуга лаеклы өлеш кертәләр.

Совет идеологияеен үз югарылыгында үткәрү максатыннан 1928 елда партия оешмасы төзелә. Оешманың беренче секретаре - Якуп Мортазин. Коммунистик яшәү рәвешен хуплап, авыл халкын әлеге рухта тәрбияләү өчен фидакарьләрчә көрәшкән беренче коммунистлар шул чорның куренекле шәхесләре буларак. авыл тарихында урынны түрдән алырга хаклылар. Алар - Кыяметдин Минаев, Гата Мостафин, Мөэмин Газизов Ибәт Габдрахманов, Гали Хөснуллин, Хәдичә Җаббарова, Минафа Гарифуллина.

Революцион үзгәрешләрнең асылына төшенеп тә өлгермәгән халыкка гражданнар сугышы дәвере фаҗигаләрен кичерергә туры килә.

Бөгелмәне алган Колчак гаскәре, Бишмунча халкын талап. ит, май, бәрәнге кебек азык-төлек җыя, гаскәрен туйдыра. Авыл ир-егетләре исәбенә үз гаскәрен тулыландырырга тели. Әмма сугышка яраклы ир-егетләр акларга хезмәт итүдән баш тарталар.

“Власть - халыкка, җир – крестьяннарга” диган тарихи әһәмияткә ия декретны лозунг итеп, авылның, 50 крестьяны хәзерге Камы-Елгага күчеп киләләр. Һәм шул рәвешле Акчишмә, Кызыл Кичу, Бакчасарай, Аксу авыллары барлыкка килә. 1930 елда 333 крестьян хуҗалыгыннан 245 кеше аерылып чыгып «Туры юл» колхозын төзи. Колхозның җир фонды 4842 га була. Колхоз абзарына 277 баш ат, 33 баш сарык җыела. Колхоз белен Йосыпов рәислек итә. Бишмунчада коллективлаштыру 1933 елда тәмамлана.

1936 елда хуҗалык 2295 га чәчүлек җирләреннән 697 т ашлык җыеп ала. 1937 елда уңыш һәр гектардан 11,5 ц чыга. Җыеп алынган ашлыкның 557 т ын дәүләткә тапшыра һәм эш көненә тугызар килограммнан халыкка өләшә. 1940 елда колхозга керүче хуҗалыклар саны 316га җитә. Бу елны дәүләткә 890 т ашлык, 109 ц сөт, 4,7 ц йон тапшырыла. Сугыш елларында терлекләр саны, уңыш кими. 1945 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан нибары 4.6 ц уңыш алына. Атлар саны 107гә генә кала. Дәүләткә 62 ц сөт тапшырыла. Сугыш елларында колхоз белән Мәсләх Закир улы Закиров җитәкчелек итә.


Соңгы яңарту: 2021 елның 31 марты, 12:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International