ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бу атнада ТР ӘМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев районның хуҗалыкларында терлек азыгын әзерләү кампаниясе барышын тикшерде.

27 июнь көнне Әлмәттә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен оештыру планлаштырыла. Кабул итү Шевченко ур. 62 (8553) 45-60-79; Фәхретдин ур. 13 (8553) 436250, (8553) 318889 адреслары буенча үткәреләчәк. Чара "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында уза. 

2020  елның  1 гыйнварыннан Авылда  ташламалы  ипотека  программасы  эшли  башлый.  Россия Федерациясе  Хөкүмәте карары  проекты    авыл  ипотекасына  беренче  кертемне елга   10%тан  башлап  түләүне күздә  тота,  бу  хакта  хокукый  проектлар басылып  чыга  торган  сайттагы  документта  әйтелә.  

"Киләчәк Татарстан көллияте" 20 июньнән абитуриентлар кабул итү турында хәбәр итә. Кабул итү комиссиясе адресы: Әлмәт, Төзүчеләр проспекты, 9 нчы йорт.

Әлмәт шәһәре башкарма комитеты бу мәсьәлә белән кызыксынган һәркемне сессиядә катнашырга чакыра.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

22-23 июнь көннәрендә Әлмәттә илебезнең иң көчле спортчылары катнашында триатлон буенча Россия чемпионаты ярышлары узачак.

2019 нчы елның 18 нчы  июнендә  Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә   эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә мөстәкыйль эш белән тәэмин ителеп,  алга таба  финанс ярдәме күрсәтү өчен, эшсез гражданнарның бизнес-планнарын  тикшерү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды, анда биш гражданның бизнес-планы каралды.

Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының яңа этабы старт ала. Рәссамнар велосипед маршрутында яңа мураллар һәм объектлар ясаудан тыш, һәм ял көннәрендә, 22 июньнән алып 23 сентябрьгә кадәр, программа кысаларында «Минем шәһәр, минем урам» вакыйгалар сериясе оештырылачак.

Чара 18 июньдә «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагерендә тантаналы рәвштә ачылды. Яшь геологларның олимпиадасы «Татнефть» ГАҖе һәм республиканың кече нефть компанияләре ярдәме белән уздырыла.

2015 елдан бирле Йога көнен Россиянең барлык зур шәһәрләрендә билгеләп үтәләр. 23 июньдә 12.00 сәгатьтә «Саулык» паркында шушы датаны беренче тапкыр билгеләп үтәр өчен барлык яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге йоганы яратучылар җыелачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International