Әлмәттә VI республика яшь геологларның кыр олимпиадасы ачылды

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Чара 18 июньдә «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагерендә тантаналы рәвштә ачылды. Яшь геологларның олимпиадасы «Татнефть» ГАҖе һәм республиканың кече нефть компанияләре ярдәме белән уздырыла.

Быел ярышларда барлык республикадан тыш, Кырым, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 37 команда катнаәалар - бу барысы 350 катнашучы. Аларны минералогия, гидрология, радиометрия буенча төрле бәйгеләр, гелогик маршрутлар һәм бай эчтәлекле мәдәни программа көтә. Олимпиаданың нәтиҗәләре 24 июньдә билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International