ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 10-11 июнендә Әлмәт шәһәрендә Триатлон буенча Россия беренчелеге, «Әлмәт триатлоны-2023» сукырлар һәм һәвәскәрләр ярышлар спорты Триатлон буенча Россия чемпионаты узачак.


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы К(И)ФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты белән берлектә «Татарстан Республикасы яшьләренең экологик юнәлешлелеге: торышы, катлаулылыгы, перспективалары» темасына социологик сораштыруның икенче этабын үткәрә, – анда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала.

3 май көнне 13:00 сәгатьтән эш тәмамланганчыга кадәр Зәй-Лазо урамнарындагы авария хәлендәге арматураны алыштыру сәбәпле, РТС микрорайонында салкын су бирү туктатылачак: Совет урамыннан, Колхоз урамыннан Болын урамына кадәр; Зәй урамыннан Колхоз урамыннан Лазо урамына кадәр; Сәйдәшев урамы, Токарликов урамы, Вахта урамы, Болын урамы, К. Шәриф урамы, Алиш урамы, Тынычлык урамы.

Районнарда «Беренчеләр хәрәкәте» социаль челтәрләрен алып барачак, безнең белән медиапроектлар эшләтеп җибәрәчәк, чараларда корреспондентлар, операторлар, фотографлар һәм башкалар ролендә катнашачак егетләрне җыябыз!

Бәйрәм көннәре уңаеннан атналык планерка 2 майда уздырылды.


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Парад репетицияләрен һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чараларны үткәрү максатыннан шәһәр урамнарын 4, 5, 6, 8 һәм 9 майда түбәндәге маршрутлар буенча ябу планлаштырыла:

19 майда Әлмәт район суд приставлары бүлегендә гражданнарны кабул итү булачак.

Киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, яшьләрнең тарихи грамоталылыгын һәм патриотик тәрбиясен арттыру максатыннан «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе иҗтимагый оешмалар белән берлектә 2023 елның 27 апрелендә Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант «Җиңү диктанты» узды.

«Золушка» 46нчы балалар бакчасында балалар юл-транспорт травматизмы темасына багышланган ата-аналар җыелышы узды.

Бөек бәйрәм хөрмәтенә ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International