Эшлекле дүшәмбе

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Бәйрәм көннәре уңаеннан атналык планерка 2 майда уздырылды.

Киңәшмәнең көн тәртибендә төп тема булып Светлана Лаптеваның «Әлмәт муниципаль районы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары турында» доклады тора.

6 майдан 8 майга кадәр ветераннарны "Фронт бригадалары" котлавы көтә.

Әлмәттә "Десант", "Форпост", "Ветеран", "Кадет" һәм "Хәтер" эзләү отрядлары актив эш алып бара.

3 майдан 9 майга кадәр "Мәңгелек ут" мемориаль комплексында һәм Бигаш урамында Мактаулы каравыл оештырылачак.

"Үлемсез полк" акциясен альтернатив форматта уздыру планлаштырыла.

9 Майда бәйрәм чаралары 07.00 сәгатьтә шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре тарафыннан расланган график буенча чәчәкләр салудан башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International