Әлмәт грек-рим көрәше мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия аренасында көчле нәтиҗә күрсәттеләр. Бор шәһәрендә узган Олимпия чемпионы А.И. Парфенов истәлегенә Россия Кубогыннан безнең спортчылар ике бронза медаль белән кайттылар.
Омсктан соң «Нефтяник» көнбатышка – Курганга китте. «Зауралье»га каршы уен 10 сентябрьдә Н. Парышев исемендәге ЛДС бозында узды.
Иртәгә, 11 сентябрьдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Бераз яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, көндез көче секундына 14 метрга кадәр җитә.
Бүген, 10 сентябрь, Әлмәт халкының «Мобиль сайлаучы» механизмы буенча Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында катнашу өчен гариза бирә алган соңгы көне.
16 сентябрьдә 17.30 дан 18.30 га кадәр 28 нче Бигаш бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советы депутаты Илфат Нурсәетов гражданнарны кабул итә.
14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйгалар-Татарстан Республикасы рәисен һәм бишенче чакырылыш муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак.
Әлмәт районының Бишмунча авылында юл инфраструктурасын ремонтлау буенча масштаблы эшләргә старт бирелде, гомуми бюджеты 4 миллион сумнан артык.
Яңа уку елы башлану белән Әлмәт юлларында яшь җәяүлеләр саны артты! Яктылыкны кире кайтара торган элементларны тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме җитәрлек булмаган шартларда куллану кирәклеген исегезгә төшерәбез.
Казанда МХО катнашучылары һәм ветераннары арасында Татарстан Рәисе спорт кубогы ярышлары тантаналы рәвештә тәмамланды. 36 районнан 200 дән артык көрәшче төрле дисциплиналарда көч сынашты.
Екатерина Кошкина, олимпия резервы спорт мәктәбенең талантлы укучысы, хатын-кызлар көрәше буенча Мәскәүдә узган Россия беренчелегендә җиңеп, 65 кг га кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады.