Елхово авылында яңартылган ял зонасы барлыкка киләчәк

2025 елның 10 октябре, җомга

Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән бергә Елхово авылында булдылар, анда «Кизләү» чишмәсен төзекләндерү эшләренең барышы белән таныштылар. Җитәкчеләргә тиздән авыл халкы һәм кунаклары өчен заманча һәм уңайлы ял итү урынына әвереләчәк территориянең киләчәк йөзен визуальләштерүне тәкъдим иттеләр.

Елхово җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин инициативасы белән «Татнефть» хәйрия фонды гранты акчасына 1996 елда төзекләндерелгән «Кизләү» чишмәсе яңа тормыш алачак.

Төзекләндерүнең яңа концепциясе авыл халкы һәм кунаклары табигатьтә күңелле вакыт үткәрә алырлык уңайлы һәм имин территория булдыруны күздә тота. Чишмә янындагы территориядә пикниклар уздыру өчен мәйданчык барлыкка киләчәк, агачлар һәм куаклар утыртылачак.

Бүгенге көнгә эшләр 70% ка башкарылган, проектны октябрь ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Җирлек башлыгы Алмаз Хәсәншин ассызыклаганча, «Кизләү»не реконструкцияләү авылның барлык чишмәләре территориясен үзгәртеп коруның бер этабы булып тора.

Әлеге инициативаны гамәлгә ашыру-авыл җирлеген комплекслы үстерүгә ачык мисал, анда яшәү өчен уңайлы һәм заманча мохит булдыруга аерым игътибар бирелә.

Җирлек администрациясенең уртак тырышлыгы һәм анда яшәүчеләрнең актив позициясе нәтиҗәсендә Елхово авылы үсә һәм үзгәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International