Хәзер торак — коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен хәл итү-бер урында!
27 августтан Россия Почтасы Татарстаннан Курск һәм Белгород өлкәләренә бушлай 969 посылка җибәргән.
16 октябрьдә чираттагы өй матчында «Нефтяник» «Юбилейный» бозында Воскресенскның «Химик» командасын кабул итте.
Иртәгә, 17 октябрьдә, Әлмәттә болытлы һава көтелә. Урыны белән явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә, аерым районнарда юеш карлы. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка таба 2-7 м/с.
12-13 октябрьдә Екатеринбург шәһәрендә спортның көч төрләре буенча ачык халыкара фестиваль, «Алтын юлбарыс-18» мультитурниры узды, анда 2291 кеше катнашты.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 16 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр аучылык биләмәләрендә ауның барлык төрләрен гамәлгә ашыруга вакытлыча тыю кертелүен искә төшерә. Ике атна дәвамында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре хокук саклау органнары белән берлектә профилактик рейд чаралары үткәрәчәк.
Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Ел инженеры» республика конкурсын үткәрү турында» 22.04.2019 325нче карары һәм оештыру комитетының 26.09.2024 карары нигезендә Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан тануны тәэмин итү, бүләкләү һәм тарату максатларында «Ел инженеры» V республика конкурсы старт алды.
Капиталь ремонт кысаларында Түбән Мактаманың Совет урамында юл өслеген яңарту эшләре дәвам итә. Ремонтлана торган участок 1100 метр тәшкил итә.
2024 ел сәяси вакыйгаларга бай булды. Язын Россия Президентын сайлаулар, ә көзен 7 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узды. Билгеле булганча, бу чаралар зур хезмәт чыгымнары, сайлаулар үткәрүгә катнашы булган кешеләр тарафыннан игътибарлылык һәм күп бурычлылык таләп итә. Җаваплылыкның шактый өлеше участок сайлау комиссияләре рәисләре җилкәсенә төште.
Район башлыгы Тимур Нагуманов биредә яшәүчеләрдән җылылык җибәрелгәннән соң фатирларда җылылык бармы-юкмы дип кызыксынды.