Әлмәтлеләр өчен 17 октябрьгә һава торышы фаразы

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Иртәгә, 17 октябрьдә, Әлмәттә болытлы һава көтелә. Урыны белән явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә, аерым районнарда юеш карлы. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка таба 2-7 м/с.

Төнлә минималь температура 0..-2, урыны белән -7. Көндез максималь температура +5..+9˚. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International