Урынга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков чыкты. Хәзерге вакытта торбаны бушатканнар һәм белгечләр авария участогын алыштыра башлаганнар. Суны эшләр тәмамланганнан соң кайтарачаклар.
Иртәгә, 12 ноябрьдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән бераз кар, юеш кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән көчәнеш 14 м/с ка кадәр җитә.
8 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният йортында "Татнефть" профсоюзының XII хисап-сайлау конференциясе булды.
Бүген Әлмәттән махсус хәрби операциядә катнашучыларның 60 баласы Яр Чаллыдагы «Саулык» сәламәтләндерү лагерена юл тотты. Смена 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
7-10 ноябрьдә Мәскәүдә Фитнес-аэробика буенча Россия Кубогы узды. Әлмәтнең BACKFAM командасы 7-13 яшьлекләр төркемендә хип-хоп дисциплинасында катнашты һәм, иң югары билгеләр алып, икенче ел рәттән җиңүче булды!
11.11.2024 елдан «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм «Гигаз-Инжиниринг» ҖЧҖ арасында төзелгән субподряд килешүе нигезендә, «Әлмәтгаз» ЭПУ белән беррәттән, фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне «Гигаз-Инжиниринг» ҖЧҖ белгечләре башкарачак.
11-18 ноябрьдә «Татарстан почтасы» сайтында һәм бүлекчәләрендә вакытлы матбугатка 20% ташлама белән язылырга мөмкин. Нәшрият йортлары белән берлектә Россия Почтасы 200дән артык газета һәм журналга язылу бәясен киметте.
Әминов урамы, 11 тирәсендәге авария хәлендәге суүткәргеч участогын алыштыру сәбәпле, иртәгә, 12 ноябрьдә, 08:00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчы салкын су бирү туктатылачак.
Бүген гомумшәһәр киңәшмәсендә район башлыгы Тимур Нагуманов коллективка Әлмәт администрациясе командасының яңа әгъзасы-Козырицкая Анастасия Владимировнаны тәкъдим итте.
«Нефтяник»ның ике матчлы сериясе җомга кичендә Казанда башланды. Көндәш – «Татнефть» - «Барс» хоккей вертикаленә кергән тагын бер команда.