СВОда катнашучыларның балалары сәламәтләндерү лагерена китте

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бүген Әлмәттән махсус хәрби операциядә катнашучыларның 60 баласы Яр Чаллыдагы «Саулык» сәламәтләндерү лагерена юл тотты. Смена 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Киләсе смена 2 декабрьдә башлана. Балалар ял итеп кенә калмыйча, сәламәтлекләрен дә ныгыта, бик күп уңай эмоцияләр ала һәм энергия туплый алачак. Лагерьда мәктәп программасы буенча уку процессы, иҗади мастер-класслар, спорт һәм ял итү чаралары, саф һавада йөрүләр һәм дискотекалар оештырылган.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8(8553) 45-49-46 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International