ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 25 ноябреннән 6 декабренә кадәр Әлмәт муниципаль районында хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хокук тәртибен профилактикалау өлкәсендәге эшләрен һәм потенциаль мөмкинлекләрен тормышка ашыру максатыннан «Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең иң яхшы хезмәткәре» конкурсы үткәрелә.


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның октябреннән Әлмәттә күп фатирлы торак йортларда канализация торбаларын алыштыру эшләре башланды. Бу хакта оешманың генераль директоры Алексей Семенихин хәбәр итте.

Бүген Бөтендөнья телевидение көнен билгеләп үтәбез-тележурналистларның, операторларның, монтажчыларның, режиссерларның һәм телевизор экраннарын төс һәм эчтәлек белән тутыручыларның һөнәри бәйрәме!

Кышкы сезон менә-менә килеп җитәчәк һәм 16 ноябрьдән шәһәребездә нефтьчеләр мәйданында шугалак ачылган, димәк, саф һавада актив ял итәргә вакыт җиткән.

Сезнең оешма эшчәнлеге барышында аның үсеш һәм аякка басу тарихын, оешманың һөнәри эшчәнлеген, кадрлар составын һәм хезмәткәрләрнең социаль-хокукый мөнәсәбәтләрен чагылдырган документлар төзелә. Район Башкарма комитетының архив бүлеге Сезгә Архив эше һәм эш башкару өлкәсендә түләүсез нигездә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итә, бу эшне һәм архивны алып баруда методик ярдәм күрсәтүне күздә тота.

«Татарстан Республикасы УГМС» Федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән 2024 елның 21 ноябрендә 12 сәгать 00 минутта шторм турында кисәтү килде:

Махсус хәрби операция уздыру зонасына чираттагы гуманитар конвой китерелде. Бу юлы өч бүлекчә: 430 һәм 1233 нче полклар, шулай ук 29 нчы армия өчен 18 тонна махсус йөк тупланган.

Шевченко урамы,47 тирәсендә авария булу сәбәпле, 21 ноябрьдә 9:00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчы салкын су бирү туктатылды.


20
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 21 ноябрьдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяктан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с кадәр.

Төзелеш сезоны тәмамлану белән шәһәр сусаклагычында пляж зонасын төзекләндерү эшләре төгәлләнә, быел ул шактый үзгәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International