2,5 ай эчендә Әлмәттә пляж зонасын төзекләндергәннәр

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Төзелеш сезоны тәмамлану белән шәһәр сусаклагычында пляж зонасын төзекләндерү эшләре төгәлләнә, быел ул шактый үзгәрде.

Кыска гына вакыт эчендә шактый күләмле эшләр башкарылды: павильон торгызылды, коткаручылар өчен вышка куелды, киенү-чишенү бүлмәләре куелды, эчәргә яраклы фонтаннар куелды, яктырткычлар куелды һәм ком китерелде.

Сусаклагычның ике өлешен тоташтыручы күперне реконструкцияләү эшләре төгәлләнә. Монда коймаларны алыштырганнар.

Исегезгә төшерәбез, объектны төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ТР бюджетыннан пляж зонасын төзекләндерүгә 95 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Киләсе елда әлмәтлеләрне яңа, текә ял итү урыны көтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International