23 февраль Россия Почтасының республикадагы барлык бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Бу көнне хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.
Бүген Татарстан Республикасы мәктәп укучылары һәм студентлары арасында «Заступник» бушлай мобиль кушымтасы турында видеороликлар конкурсы старт алды.
Бу ялларда Әлмәттә иң мавыктыргыч ярышлар-снегоходларда һәм сноубайкаларда кросс буенча Россия Кубогы узачак
Ватанны саклаучылар елында күңелне нечкәртерлек Бөтенроссия акциясе үткәрелә: «Корама Җиңү юрганы».
• Киров ур., Радищев ур., Р. Фәхретдин ур.;
• Тимирязев ур., Р. Фәхретдин ур., Радищев ур.;
• Радищев урамыннан алып Ленин урамына кадәр.
19 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, шәһәр һәм район Советлары депутатлары, район җитәкчелеге һәм активы катнашында Әлмәт муниципаль районының хисап сессиясе булды.
Бүген «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе кысаларында «Мәңгелек ут» мемориалы янында яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре һәм Җиңү волонтерлары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Хисап сессиясе башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында катнашучыга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды һәм Әлмәт районының Мактаулы гражданины исемен бирде.
Иртәгә, 20 февральдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан 4-9 м/с.
2024 елдан башлап Татарстан Республикасының 4 меңнән артык гаиләсе калган ана капиталын бер мәртәбә түләү рәвешендә алу хокукыннан файдаланган. Түләү счетларында калган суммасы 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә башкарыла.