Ватанны саклаучылар елында күңелне нечкәртерлек Бөтенроссия акциясе үткәрелә: «Корама Җиңү юрганы».
Акциягә Кузайкино авылындагы «Кояшкай» балалар бакчасы да кушылды. Эшкә керешкәнче, балалар бакчасы педагоглары үзләренең тәрбияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары арасында гына түгел, башлангыч һәм урта мәктәп укучылары өчен дә мастер-класслар үткәрделәр.
Балалар юрган өчен корамалы рәсемнәр ясадылар, акрил буяулар һәм тукыма өчен фломастерлар кулландылар. Аларда - җылы ярдәм сүзләре, шигырьләр һәм символик саклык сүзләре.
Балалар ясаган шундый юрган - хәзер алгы сызыкта булганнарга зур рәхмәт һәм ярдәм символы.