Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре ассоциациясенең еллык съезды уза. Әлмәт районыннан делегациядә район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова, шәһәр Советы депутаты Рамил Закиров һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Пленар утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең смотр-конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Чара кысаларында Әлмәт районының дүрт авыл җирлеге-Әлмәт, Баграж-Никольский, Урман-Кәләй һәм Рус Акташы башлыклары Lada Niva Travel маркалы яңа автомобильләрдән ачкычлар алдылар.
«Конкурста җиңгән җирлекләребезне котлыйсым килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 15 ел эчендә без 3562 автомобиль тапшырдык инде. Бу сезнең эшегезнең үтемлелеген, оперативлыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Гражданнарның тормыш сыйфаты хакимиятнең барлык мәсьәләләрне никадәр оператив хәл итүенә бәйле», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.