ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

3-13 декабрьдә Россия Почтасы сайтында һәм бүлекчәләрендә вакытлы матбугатка 20% ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин. Нәшрият йортлары белән берлектә компания 2000 гәҗит һәм журналга язылу бәясен киметкән, шул исәптән Татарстаннан да. Алар арасында-балалар, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары.

Иртәгә, 4 декабрьдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көнбатыштан 3-11 м/с.

2 һәм 3 декабрьдә Казанда спорт дәртләре кайнады! Әлмәт муниципаль хезмәткәрләребез республика спартакиадасының финал ярышларында җиңүгә гаять зур омтылыш һәм менә дигән физик әзерлек күрсәттеләр.

Быел Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган «Хезмәт» премиясе рекордлы санда гаризалар җыйды — 61 меңнән артык, шуларның 1100дән артыгы Татарстан Республикасыннан килде.

Бу минутларда балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә аеруча җылы вакыйга — мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган инклюзив бал уза.

Татарстан прокуратурасы ел башыннан милекне сатып алуның законлылыгын исбатлый алмаган хуҗалардан милекне конфискацияләү турында 7 дәгъва биргән. Коррупциягә каршы дәгъвалар суммасы 728 млн сумга җитте, диде брифингта Татарстан прокуроры урынбасары Тимур Нуриев.

2025 елның 18-20 декабрендә Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә һәм Әлмәт районында «Татнефть ралли Әлмәт» — төбәкнең һәм бөтен илнең әйдәп баручы автоспортчыларын берләштерүче масштаблы спорт чарасы узачак.

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында киләсе елга республика халкы тарафыннан билгеләнә торган алты социаль Министрлык өчен ачык максатлар һәм бурычлар сайлау буенча онлайн-тавыш бирү бара.

Өй сериясе буенча «Нефтяник» ның өченче көндәше Воронеж «Буран»ы булды. Очрашу 2 декабрьдә «Юбилейный» бозында узды.

Иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел алдыннан 34 меңнән артык бала татлы җыелмалар һәм сертификатлар алачак. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова шундый карар кабул итте. Финанслау муниципаль берәмлек бюджеты кысаларында башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International