«Россия таулары» милли премиясе йомгаклары буенча «Ян» тау чаңгысы комплексы «Россиядә иң яхшы тау чаңгысы курорты» һәм «Россиядә Идел буе федераль округының иң яхшы тау чаңгысы курорты» номинацияләрендә иң яхшылар рәтенә керде.
Бу бүләк «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе»милли проектын үстерү кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган.
Ел саен «Ян» тау чаңгысы комплексы 60 меңнән артык кунакны җәлеп итә, аларга кышкы актив ял итү өчен заманча шартлар тәкъдим итә. Кышкы чорда аның территориясендә гомуми озынлыгы 4 км булган 5 тау чаңгысы трассасы эшли.трассаларның төрле катлаулылыгы курортны яңа гына эшли башлаган чаңгычылар һәм сноубордчылар өчен дә, тәҗрибәле спортчылар өчен дә идеаль урын итә.
Бу казаныш белән горурланабыз!