Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасында беркетелгән 5000 артык кеше быел диспансерлаштыру узды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 28 нче августына билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән 8 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә.
Әлмәт православие вәкилләре Илья пәйгамбәренең хәтер көнен билгеләп үттеләр. Традиция буенча Ильин көнне тәре һәм иконалар күтәреп тантаналы барулар үткәрелә.
2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уза. Әлеге чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130 дан артык журналист катнаша.
Конгрессның һәр съезды – көтеп алынган тарихи вакыйга. Әлеге съезд Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгында үтү символик мәгънәгә ия.
Бу вакыт эчендә конгресс тормышчан булуын исбатлады, үзен телне, мәдәниятне һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклаучы институт итеп күрсәтте, халкыбызны берләштерүче мөһим факторга әйләнде.
Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләрен куркынычсыз эш алымнарына өйрәтәләр.
Чара Әлмәт районының сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәтне саклау буенча вәкаләтле затлар өчен үткәрелә.
ТР Гидрометцентры мәгълүмәтләре буенча, иртәгә, 4 август көнне, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр. Аерым районнарда яшенле яңгыр.
Әлмәтлеләрне “Иҗади Олимпта” XXI и XXII балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсында катнашырга чакыралар. Анда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурсның Казан этаплары 2017 елның 29нчы октябреннән 1нче ноябренә кадәр һәм 2нче ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр узачак.
Бизнес-тренер Алексей Талай белән очрашу 4 август көнне 16.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда узачак.
5 нче август көнне мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәренең 9 мәйданчыгында узачак.
"Яшел Фитнес" шәһәрдә яшәүчеләрне җәй эссесеннән ничек коткарырга икәнен белә. 6 август көнне әлмәтлеләрне "Яшел Фитнес" проекты чарасына чакыралар. Катнашучыларга су пистолетлары, сиптергечләр, су шешәләре һәм хәтта һава шарлары кирәк булачак. Чара 10.00 сәгатьтә башланачак.