2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды уза. Әлеге чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130 дан артык журналист катнаша.
Конгрессның һәр съезды – көтеп алынган тарихи вакыйга. Әлеге съезд Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгында үтү символик мәгънәгә ия.
Бу вакыт эчендә конгресс тормышчан булуын исбатлады, үзен телне, мәдәниятне һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклаучы институт итеп күрсәтте, халкыбызны берләштерүче мөһим факторга әйләнде.