Юллар куркынычсызлыгы иң мөһим социаль-экономик сорауларның берсе санала. Актуаль сорау бүген район активы белән киңәшмәдә каралды. «Дорсигнал» МУП директоры Ильдар Набиуллин предприятие эшчәнлеге турында сөйләде.
Көндез һәм кичен 5 июнь көнне Татарстанда көчле җил көтелә 15-20 м/с, 12.00 сәг. алып 23.00 сәг. кадәр 20-25 м/с, яшен, яңгыр һәм боз көтелә.
31 май көнне 15 нче «Теремок» балалар бакчасында «Все на велосипед!» дигән исем астында чара узды. Анда балалар, аларның әти-әниләре, педагоглар, ТУ ГБУ «БДД» бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина, ЮХИДИ инспекторы Ильгиза Курамшина катнаштылар.
3 июнь көнне «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы тәмамланды. Ул юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүгә юнәлдерелде. Әлеге уңайдан яңа туган сабыйлар өчен автобишекләр тапшыру матур чарага әверелде.
Чираттагы дәресләр 1 июнь көнне РКОД ның Әлмәт филиалында узды. Аның темасы булып «Махсус дәвалау узганнан соң пациентларга маршрут билгеләү" тора. Аны табиб-онколог Айгуль Файрушина һәм клиник психолог Ольга Разумнова үткәрделәр. Табиб-онколог Әлфия Сәфәрова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Янгын сүндергечләр туры кояш нуры төшкән урыннардан читтә урнаштырылырга тиеш. Аларның янгын чыккан очракта кул астында булуы зарур. Аларның урнаштырылган урынын билгеләүче күрсәткечләр ГОСТ 12.4.026 стандартына туры килергә һәм идәннән 2,0 — 2,5 м биеклектә урнаштырылырга тиеш (ГОСТ 12.4.009).
Әлмәт Мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар өчен түбәндәге юнәлешләр буенча курслар оештыра: 4 нче июньнән «Химия анализларын ясаучы лаборант», «Маникюр ясау остасы»; 6 нчы июньнән «Троллейбус йөртүчесе»; 13 нче июньнән «Кран автомобиле машинисты»; 18 июньнән «Каравылчы», «Чәчтараш», «Электр җиһазларын көйләү һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча монтер»; 25 июньнән «Чәчтараш».
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшьгульлек һәм социаль яклау министрлыгы быел 1 майдан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакының 11 мең 163 сум тәшкил итүе турында хәбәр итә.
1 июнь көнне Әлмәттә «Юбилейный» мәдәният сараенда хоккей сезоны тантаналы рәвештә ябылды, биредә финал уеннар узды. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Нефтяник"ХК башкарма директоры Мансур Усманов, торба заводы директоры Александр Токарев, Лениногорскиның яшьләр эшләре , спорт һәм туризм буенча идарә начальнигы Марс Хасанов, Әлмәт һәм Лениногорск районнарыннан аз тәэмин ителгән гаиләләр катнашты.
Һава торышы начараю сәбәпле 2 июнь көнне «Шәһәрнең мәдәни мохиты" чарасы барлык 8 мәйданда да уздырылмый.