ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

РФ Президенты Указы нигезендә 2018 ел Волонтерлар елы дип игълан ителде.  Әлеге уңайдан «Добровольцы России» системасы оештырылды.

«Готов к труду и обороне» (ГТО) бөтенроссия  спорт комплексын популярлаштыру максатында 2018 елның  23 апреленнән  7 ноябрьгә кадәр  «Талисманы Фестивалей Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне» бәйгесе уздыра.

Шәһәр халкын һәм кунакларны 5 июнь көнне үзәк китапханәдә  «БЯКИ БУКИ» фестивале кысаларында уздырылган иҗат чарасында катнашырга чакыралар.  14.00 мастер-класс Мария Гайн (г. Казань); 15.00 - Виктор Лунин (г.Москва) һәм шагыйрь Роберт Миннуллин ( Казан).

Татарстанда халыкның  99% 10 каналлы цифрлы телевидение мультиплекс  РТРС-1, а 81,5% - 20 каналов РТРС-2. каналын карый ала. Татарстанда 87 ретранслятор төзелгән һәм эшләтеп җибәрелгән.

30 майдан алып 1 июньгә кадәр Баулыда И.С.Чернов истәлегенә һәм "Халыкара балаларны яклау көненә" багышланган 18нче традицион Бөтенроссия турниры узды. Барысы турнирда Октябрьск, Бөгелмә, Урыссу, Туймазы, Чирмешән, Сарман, Азнакай, Җәлил, Карабаш, Яңа Чишмә кебек торак пунктлардан 96 спортчы катнашты. 

Бүген, 5 июньдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, көндез һәм кичтән урыны белән көчле яңгыр явачак. Урыны белән яшенле яңгыр һәм кичтән кайбер районнарда давыл һәм боз мөмкин. 


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

2016 елдан бирле Татарстанда "Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында" закон көчкә керде. Төп юнәлешләрнең берсе итеп сөт тармагындагы мини-фермаларны төзүгә тотылган чыгымнарның өлешен кайтару максатыннан субсидияләрне бүлеп бирүне атарга була. 

Кадрлар резервын оештыру кысаларында 31 майда Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең баш врачы Лидия Исмәгыйлева Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы "Уфа дәүләт медицина университеты" Федераль дәүләт бюджет югары белем алу учреждениесының «Офтальмология» кафедрасында беренче һәм икенче курста укучы клиник ординаторлар белән очрашты. 

1-2 октябрьдә Казанда «IoT World Russia Summit» Бөтендөнья Санлы Саммит узачак. Саммитның гамәли ягы - бүгенге көндә үк яңа технологияләр ярдәмендә җәмәгатьнең тормышын яхшырту мөмкинлеге. Катнашучылар тәҗрибәне уртаклашалар һәм тормышның һәм бизнесның барлык өлкәләренә кертә алырлык әйдәп баручы смарт-чишелешләрне куллануда яңа мөмкинлекләрне ачалар. 

Эшлекле дүшәмбедә бүген шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе  Ленар Валеев чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул санитар-экологик икеайлыкка нәтиҗә ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International