«Нефтьче»дә торак- коммуналь хуҗалык өлкәсендә иң яхшы эшчеләрен билгеләп үттеләр. Аларның профессиональ бәйрәме мартның өченче якшәмбедә үтә. Бу елда өлкәгә 370 ел тулды.
23 мартта Әлмәттә чаңгы сезоны тәмамлана. Чара 10:00 да «Снежинка» комплексында үтә.
20 мартта “Минем нәселем” республика конкурсы башлап җибәрелде.
Шәһәрнең сәүдә үзәгендә мультфильм геройлары катнашуы белән акция үтте. Чараны шәһәр стоматология поликлиникасы һәм медицина колледжы хезмәткәрләре оештырдылар.
«Нефтяник» сериягә 3:2 счеты белән керә. 23 мартта команда Карагандада уен үткәрәчәк.
«Алнас» заводы, Татарстан хәрби комиссариаты, Әлмәт профессиональ колледжы һәм Самара өлкәсе хәрби часте аралашу турында килешүгә кул куйдылар.
Әлмәттә 19 мартта Эксперт советының эшләре булмаган гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча чираттагы утырышы узды. 7 кешенең планы каралды.
2-3 апрельдә Әлмәт райлны территориясендә халыкка хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр. Бу язгы ташулар һәм янгыннарга әзер булуын карачак.
20 мартта Әлмәттә Россия сноуборд Федерациясе Президенты Д.В.Тихомиров, Әлмәт башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Спорт министрның беренче урынбасары Х.Х.Шайхутдинов, «Татнефть» ГАҖ социаль сораулар буенча генераль директоры урынбасары Р.Н.Мухамадеев, Д.Ф.Белов очрашуы үтте.
20 март - Халыкара бәхет көне. Ул БМО белән Бутан иленә ярдәм итү һәм хуплау өчен расланган.