«Алнас» заводы, Татарстан хәрби комиссариаты, Әлмәт профессиональ колледжы һәм Самара өлкәсе хәрби часте аралашу турында килешүгә кул куйдылар.
Аның буенча әлеге уку йортларын тәмамлаучылар Самарада хәрби хезмәт итү мөмкинлеген алачаклар. 2019 елда анда 40 кеше барачак, - дип «Алнас» заводы башкарма директорының вазифаларын башкаручы Ильдар Хайруллин әйтә.