ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Сезне чын күңелдән төп дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм!


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

«Римера» КГ Әлмәт предприятиесы И.М. Губкин исемендәге нефть һәм газ РГУдә парарметр һәм ресурс сынауларын уңышлы үткән 4ле габаритлы электр үзәктән куа торган насослар өчен яңа газны стабильләштерүче җайланмаларны җитештерүне үзләштерүгә кереште. 

22-23 июнь көннәрендә Әлмәттә илебезнең иң көчле спортчылары катнашында триатлон буенча Россия чемпионаты ярышлары узачак.

Эссе коры көннәрдә тирәк мамыгы янгын чыгуга җитди сәбәп булып тора. Ул кыска вакыт эчендә янып бетсә дә, ут тирә-юньдәге коры үләнгә, агач корылмаларга күчәргә мөмкин. - Янгынны кисәтү максатыннан тирәк мамыгы күпләп җыелган урыннарга су сибеп торырга кирәк. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр оештырырга тиеш.

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.

Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары!

Сезне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге

мәдәният һәм ял шәһәр паркына

12 июнь көнне чакырабыз

 

Ялларны "Шәһәрнең мәдәни мөхите" проекты белән күңелле уздыр!

13 июнь көнне планлы рәвештә 8.00дән 19.00гә чаклы Шевченко урамы - Төзүчеләр проспекты киселешендә светофор сүндерелә.

Ул «Сәламәт киләчәк» федераль партия проекты кысаларында оештырылды. Ул медицина көллияте студентлары, волонтерлар ярдәме һәм «Яшь гвардиячеләр» белән бергәлектә тормышка ашырылды.


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, судан зыян күрүчеләр дә аз түгел. Еш кына иң мөһим нәрсәне оныталар: йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә.  Шуңа күрә дә су буена барырга чыкканчы, яисә балаларыгызны анда җибәрер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерегез. Су үзе рәхәтлек чыганагы булса да, куркыныч мохит санала, шуңа да анда көтелмәгән хәлләргә әзер булып торуың хәерлерәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International