ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2020 ел
шимбә

Татарстанда 25 район бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюга кереште, беренче 30 мең гектар җыеп алынды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Бүген Хөкүмәт Йортында «Интернет челтәрендә виртуаль бергәлек аша таратыла торган терроризм идеологиясенә каршы көрәш буенча өстәмә чаралар турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Татарстан Республикасында узган атнада республика сулыкларында 4 кеше һәлак булган, шул исәптән 2 бала, 2 кеше коткарылган.
 

27 июльдә «Яшел фитнес» проекты командасы Әлмәт паркларында һәм скверларында көтеп алынган күнегүләрне башлап җибәрә.


24
июль, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге (районара) РПФ Идарәсе хәбәр иткәнчә, ата-аналарга 2020 елның 15 июленнән туган балаларга СНИЛС рәсмиләштерергә кирәкми. Тиешле сервис Дәүләт хезмәтләре порталында тормышка ашырылган.

Район башлыгы Тимур Нагуманов «Идел-Кама экологик үзәге» автоном коммерциясез оешмасы директоры Рөстәм Камалов белән очрашу үткәрде. 

Шәһәр һәм районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү мөһим һәм актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.


23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан.

Татарстан Республикасы көллиятләренә һәм техникумнарына төп һөнәри белем бирү программалары буенча кабул итү кампаниясе башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International