Татарстанда 25 район урып-җыю кампаниясе башланды

2020 елның 25 июле, шимбә

Татарстанда 25 район бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюга кереште, беренче 30 мең гектар җыеп алынды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Азык катнашмаларыннан һәм күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан азык әзерләү дәвам итә. 2,8 млн.тонна сенаж, 455 мең тонна печән әзерләнгән, шартлы баш терлеккә 20,4 ц азык берәмлеге — ихтыяҗның 68%. 25 район бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюга керештеләр. Беренче 30 мең гектар җыеп алынган, 120 мең тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык — 40 ц, бу районнарда 16-18%», - диелә министр докладында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International