Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкына яшелчә культуралары орлыкларын сату программасына 10 млн. сум бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасында 2021 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 948 күп фатирлы йорт кертелгән.
Татарстан Республикасында, шул исәптән Әлмәт районында да минераль ашламалар белән тукландыруга һәм күпьеллык культураларны тырмалауга керештеләр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия профсоюзлары берләшмәләре, башкарма хакимиятнең профильле федераль органнары экспертлары, норматив-хокукый актлар авторлары һәм һөнәри берләшмә вәкилләре белән берлектә, вебинарлар сериясен оештыралар.
2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
Әлмәттә "Иртәгәдән йолдызлар» программасының Гала-концерты була. Анда La Primavera Казан камера оркестры белән яшь музыкантлар катнашачак.
10 апрельдә Нефтьче Мәдәният сараенда Мириданс халык бию ансамбленең 10 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узачак.
Һәр ел саен диктант язу рәвешендә үткәрелә торган белем бирү акциясе инде күркәм традиция буенча 2021 елның 10 апрелендә 14:00 сәгатьтә оештырылачак.
2021 елның 12 апреленнән алып эшләр тәмамланганчы Г.Тукай проспекты буенча Совет урамыннан Шевченко урамына кадәрге участокта транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк.
3 апрельдә Казанда «Magic Universe» балалар, яшүсмерләр һәм олылар иҗаты халыкара күпжанрлы конкурс-фестивале узды.