Татарстан Республикасында, шул исәптән Әлмәт районында да минераль ашламалар белән тукландыруга һәм күпьеллык культураларны тырмалауга керештеләр.
Кыр эшләрен апрельнең икенче яртысыннан башлау планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.