2022 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Рәисе төбәк территориясендә шәхси пилотсыз аппаратларны куллануны тыючы Указга кул куйды.
2024 елның 12 апрелендә 10.00 сәгатьтә Герцен урамы, 86а йорты адресы буенча урнашкан Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак.
Бүген, 8 апрельдә, Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы туган көнен котлаудан башланды. Туган көнен Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева билгеләп үтә.
10 апрель Россия Почтасының төбәктәге барлык почта бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 9 апрельдә почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Әлмәттәге икенче һәм сериядә дүртенче уенны «Нефтяник» һәм «Рубин» «Юбилейный» бозында якшәмбе, 7 апрельдә, үткәрделәр.
Бүген Әлмәт муниципаль районы авыл халкының Гаилә елына багышланган 54 нче Спартакиадасы Абдрахман авылында узды. Кешеләрне физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыл җирлекләре арасында иң көчле командаларны ачыклау, район яшьләре арасында дуслык бәйләнешләрен ныгыту – Спартакиаданың төп максатлары.
Күрше төбәктә, Ырымбур өлкәсенең Орск шәһәрендә көчле су басу нәтиҗәсендә дамба өзелә. Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән Әлмәттә зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылды.
4 апрельдә Азнакайның район-шәһәр Мәдәният йортында Татарстан Республикасында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды. Чыгышлар алдыннан барлык катнашучыларны һәм кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сәламләде.
Яңгырлы һава торышына карамастан, шәһәр оешмаларының 55тән артык хезмәткәре катнашты.
Җәяүле балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм яшь җәяүлеләрнең яктылык кайтаручы элементларны куллануын популярлаштыру максатыннан «Күзгә күренеп тор - Яктыртыл!» һәм «Куркынычсыз күчү!» дигән мәгълүмати-пропаганда акцияләре үткәрелде, анда җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элемент һәм юлның дөрес үтүе кирәклеге турында киңәшләр бирелә, буклетлар һәм фликерлар таратыла.