2022 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Рәисе төбәк территориясендә шәхси пилотсыз аппаратларны куллануны тыючы Указга кул куйды.
«Дәүләт хакимияте органнары һәм аларга караган оешмалар, җирле үзидарә органнары, башка оешмалар һәм физик затлар тарафыннан дәүләт хакимияте органнары һәм аларга караган оешмалар, җирле үзидарә органнары белән килешү буенча законнарда билгеләнгән тәртиптә кулланыла торган пилотсыз һава судноларыннан тыш, ТР территориясендә пилотсыз һава судноларын куллану тыела», дип язылган Указда.
Хөрмәтле әлмәтлеләр!
Сездән ТР Рәисенең Указын төгәл үтәвегезне сорыйбыз. Очу аппаратын легаль булмаган рәвештә эшләтеп җибәргән өчен административ җәза каралган. Тыю төп әзерлек дәрәҗәсе режимы төшерелгәнче кертелгән.