ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле әлмәтлеләр, сезнең игътибарыгызны актуаль проблемага – телефон караклыгына юнәлтергә телибез. Кызганычка каршы, кешеләр ышанычлы гражданнарны алдау өчен төрле ысуллар кулланган аферистларның корбаннары булып китәләр.

Ел башыннан Татарстанда инвалид 2 985 граждан электрон сертификатлар ярдәмендә техник реабилитация чаралары (ТРЧ) һәм протез -ортопедия эшләнмәләре сатып алган. Бу максатларны тәэмин итүгә РСФ бүлекчәсе 233 миллион сумнан артык акча җибәргән.

2024 елның 17 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк һәм көнчыгыш районнарда туфракта һәм һавада туңу көтелә 0..-2˚.

«Сабантуй» милли бәйрәме кысаларында бәйрәм чаралары уздыруга бәйле рәвештә 2024 елның 9 июнендә 07:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Әлмәт шәһәрендә 61 ДНС - мәйдән — САТП юлы участогында («Татарстан анасы суверенитеты» һәйкәленнән ат-слорт мәктәбенә кадәр) «Сабантуй» бәйрәмен уздыру вакытында транспорт чаралары хәрәкәте ябылачак.

Мини-футбол буенча Югары нефть мәктәбе ректоры Кубогында Әлмәтнең югары һәм урта махсус уку йортларыннан 7 команда катнашты: политехник техникум, сәүдә-икътисад техникумы, физик культура колледжы, һөнәри колледж, медицина колледжы, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ һәм «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты.

1 июньдә шәһәр паркында игезәкләр конкурсы узачак.

Җәй һәм яз ахыры ачык һавада актив ял итү вакыты, әмма шул ук вакытта ул талпан инфекцияләре йоктыру куркынычы арту чоры булырга мөмкин.

Иртәгә, 17 майда, төшке аштан соң санитар-экологик икеайлык кысаларында Әлмәттә гомумрәсәй өмәсе була. Бу безнең барыбыз өчен дә шәһәребезне төзекләндерүгә өлеш кертү һәм аны тагын да матуррак итү өчен искиткеч мөмкинлек.


15
май, 2024 ел
чәршәмбе

РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән бу махсус елда һәм бу махсус көнне - Халыкара гаиләләр көнендә Әлмәттә «Бәхетле гаилә» муниципаль конкурсы узды.

Әлмәт районы башкарма комитеты Татарстан Республикасы, Әлмәт муниципаль районы, Әлмәт шәһәре, Бигаш урамы, 32А җир участогы һәм Совет урамы, 216нчы җир участогындагы 16:45:020136:686 һәм 16:45:020136:81 кадастр номерлары булган җир кишәрлекләре арасындагы гомуми файдаланудагы җир кишәрлекләрендә урнашкан 13 торак булмаган рөхсәтсез төзелгән корылманы (базны) җимерү турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International