Яңа театрны ачу тантанасында Әлмәттән иҗат коллективлары чыгыш ясады. Кунакларны 2 нче балалар музыка мәктәбенең «Карлыгач» ансамбле һәм шәрык залына беренче булып чыккан «Кадим Алмет» музыкаль ансамбле каршы алды.
Татарстан трассаларында буран күзәтелә, кар көртләре булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакырабыз:
Күренекле татар мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддиннең туган көнендә, 17 гыйнварда Әлмәттә 2021 елда «Рухият» программасы тарафыннан бастырылган «Нәсыйхәт» китабына багышланган укучылар конференциясе узды. Бу «Татнефть» хәйрия фондының «Риза казый мирасы» мәдәни-агарту проекты кысаларында галимнең бай мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән өченче конференция.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында Маяковский һәм Хезмәт урамнары чатында хәрәкәт схемасын үзгәртү турында карар кабул ителде. Хәзер Маяковский урамы төп юлга әйләнде. Шуңа бәйле рәвештә яңа юл билгеләре куелды:
20 гыйнварда гомумшәһәр планеркасында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт җылылык челтәрләренең яңа директорын тәкъдим итте. Илнур Усмановның энергетика тармагында зур эш тәҗрибәсе бар. Үз карьерасын ул электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер булып башлаган, соңрак «Татнефть-Энергосервис» ИК ҖЧҖ, «Электро-Энергосервис» ҖЧҖ, «Таграс-Энергосервис» ҖЧҖ һәм «Татнефть» ГАҖ җитәкче вазифаларын башкарган.
Узган төндә 1648 кубометр кар чыгарганнар, бу татарларның яраткан 154 миллион сый күләменә туры килә.
Бүген Татарстанның беренче президенты, күренекле дәүләт эшлеклесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевка 88 яшь тула!
Иртәгә, 21 гыйнварда, 17:30дан 19:00гә кадәр 28 нче Бигәш бер мандатлы округы буенча гражданнарны ТР ДС депутаты Нурсәетов И. Р. кабул итә.
«Кванториум» - Пионерлар йорты» балалар технопаркы базасында инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында иң гади судомодельләр буенча зона шәхси-команда ярышлары узды.
18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие динен тотучылар бөек бәйрәм — Ходайның Чукындыруын билгеләп үтәләр!