Әлмәт командасы инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында иң гади судомодельләр буенча ярышларда беренче урынны яулады

2025 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

«Кванториум» - Пионерлар йорты» балалар технопаркы базасында инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында иң гади судомодельләр буенча зона шәхси-команда ярышлары узды.

Ярышларда Татарстан Республикасының Әлмәт, Бөгелмә һәм Саба муниципаль районнарыннан командалар катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны Әлмәт командасы – Яшь техниклар станциясе алды. Бөгелмә районы вәкилләре көмеш медаль яулады, ә Саба районы командасы бронза медальгә лаек булды.

Балаларны һәм аларның педагогларын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Уңыш сезне яңа казанышларга һәм җиңүләргә рухландырсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International