Ватанны саклаучылар елында күңелне нечкәртерлек Бөтенроссия акциясе үткәрелә: «Корама Җиңү юрганы».
• Киров ур., Радищев ур., Р. Фәхретдин ур.;
• Тимирязев ур., Р. Фәхретдин ур., Радищев ур.;
• Радищев урамыннан алып Ленин урамына кадәр.
19 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, шәһәр һәм район Советлары депутатлары, район җитәкчелеге һәм активы катнашында Әлмәт муниципаль районының хисап сессиясе булды.
Бүген «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе кысаларында «Мәңгелек ут» мемориалы янында яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре һәм Җиңү волонтерлары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Хисап сессиясе башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында катнашучыга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды һәм Әлмәт районының Мактаулы гражданины исемен бирде.
Иртәгә, 20 февральдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан 4-9 м/с.
2024 елдан башлап Татарстан Республикасының 4 меңнән артык гаиләсе калган ана капиталын бер мәртәбә түләү рәвешендә алу хокукыннан файдаланган. Түләү счетларында калган суммасы 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә башкарыла.
2025 елның 19-24 февралендә Тольятти шәһәр округында Россия чемпионаты статусында «Жигулевское море «марафоны» сноукайтингы буенча ярышлар узачак. Җилкәнле спорт буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында әлеге төр ярышлар Идел елгасының Куйбышев сусаклагычы акваториясендә 2006 елдан бирле үткәрелә.
Росмолодежь читтән торып грант конкурсының 1 сезонына гаризалар кабул итүне ачты, аның тарихы 2011 елда башлана. Бу вакыт эчендә 30 меңнән артык яшь россияле үзләренең социаль инициативаларын тормышка ашырды һәм хыялларын чынбарлыкка әйләндерде.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ, «Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ, «Кәләй урманчылыгы» ДКУ һәм «Кәләй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәт коллективларының 2024 елгы эш йомгаклары һәм 2025 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек буенча җыелышы булды.