ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең терапия һәм хирургия бүлекләрендә дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Александр Василий улы Любавинны һәм Мөндирә Мингаҗетдин кызы Сафиуллинаны бүген якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина һәм Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов тәбрикләделәр. 

Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге РПФы идарәсе (районара) Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин боерыгы нигезендә 1941-1945 елларда узган Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм инвалид калган 126 кешегә бердәм түләү тапшырылачак. 10 000 сумлык күләмдә бердәм түләү Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын бәйрәм итүгә туры китерелде. 

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында көнкүреш  коррупция турында сүз алып бардылар. Утырышта полиция  оперуполномоченные Ильдар Хайруллин, комиссия әгъзалары, дәүләт сәламәтлек учреждениеләле җитәкчеләре, кадрлар хезмәте, белгечләр катнашты.

11 май көнне ТР буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе вәкилләре эшлекле визит белән Әлмәт муниципаль районына киләчәк. 

Җиңүнең 73 еллыгы хөрмәтенә "Өлкән буын" партия проекты кысаларында Әлмәттә күптөрле чаралар уздырыла. Күптән түгел Яшьләр үзәге каршындагы мәйданда "Ветераннарга теләкләр" акциясе оештырылды. Биредә һәркемгә ветераннарга теләкләрен язып калдырырга мөмкинлек бирелде.

9 Майда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында быел да "Үлемсез полк" акциясе уздырыла. Әлеге акциягә һәркем кушыла ала. Дәһшәтле сугыш елларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән әтиегез, бабагыз, туганнарыгызның фотосурәтен тотып сез дә үзәк мәйданга чыга аласыз. Моның өчен 45-51-62 телефонына шалтыратып, алдан заявка бирергә кирәк.


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Киңәшмә кадрлар яңа билгеләүдән башланды. АГИМС уку йорты ректоры вазифасына Зөлфия Гыйльфановна Мостафина билгеләнде. Моңа кадәр ул ВЭГУ Академиясенең Әлмәт филиалы директоры булып эшләде. Алга таба район башлыгы Ветераннар Советын республика бәйгесендә яулап алган җиңүләре белән котлады. Төп тема- Җиңүнең 73 еллыгын каршылау буенча әзерлек каралды. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов чыгыш ясады.

 

Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне 12 май көнне 11.00 сәгатьтә «Арт-Сабантуй 2018» күчмә бәйге-күргәзмәсенә нәтиҗәләр ясауга багышланган тантаналы чарага чакыра.

7 май көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен тыл хезмәтчәне Анна Александровна Яшина билгеләп уза. Гомер бәйрәме белән ветеранны котларга район башлыгы Айрат Хәйруллин, Ветераннар Советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе  Кадрия Гиматдинова, ТОС12 башлыгы  Николай Жалнин, юнармеецлар, якыннары килде. Юбилярга тәбрикләү сүзләре күп яңгырады.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә янгын куркынычсызлыгы турындагы сораулар каралды. Бу турыда янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Рөстәм Нәбиев чыгыш ясады. Ул янгын чыгу сәбәпләрен атады, аларны кисәтү буенча булдырылырга тиешле чараларны атады. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International