ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында (алга таба - Әлмәт территориаль бүлеге) Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге халыкны алкоголь продукциясен легаль булмаган сату очраклары турында 8.00 дән 17.00гә кадәр (12.00-12.45 төшке аш, җомга көнне 15.45гә кадәр) (8553) 22-65-70, 22-65-52 телефоннары буенча хәбәр итәргә өндиләр.

Әлмәтнең эш белән тәэмин итүчеләрен агымдагы елның 1 нче июнендә иртәнге 8 сәгать 30 минутта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үтәчәк мәктәп балалары һәм студентлар өчен вакантлы эш урыннары Ярминкәсенә чакыралар. Безнең адрес: Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86 А йорты.

Уку елы тәмамлану һәм җәйге каникуллар башлану алдыннан балалар туклануының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча нәтиҗәләр ясау өчен 18 майдан алып 25 майга кадәр Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында (алга таба - Әлмәт территориаль бүлеге) Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге гомумбелем һәм мәктәпкәчә учреждениеларда иҗтимагый туклану мәсьәләләре буенча тематик консультацияләр бирү оештыра. 

14 май көнне Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көненә туры китерелгән Стоп ВИЧ/СПИД Бөтенроссия акциясе кысаларында 23нче мәктәптә «ВИЧ һәм куркынычсызлык тәртибе» акциясе үтте. Югары сыйныфта укучылар киемнәренә кызыл тасманы - кайгы   һәм СПИДның чикләре, милләте, җенесе һәм яше булмау символы, ә иң мөһиме - кешелекнең бу авыруны һичшиксез җиңеп чыгачагының дәлиле буларак - кададылар

17-18 май көннәрендә  сәг. иртәнге 08.00дән  алып 17.00сәг. кадәр әлмәтлеләр макулатураларын пихта һәм нарат үсентеләренә алыштыра алалар. Сезне Әминов ур, 9а адресы буенча Экология департаментында көтеп калабыз.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә шәһәрнең төрле мәктәпләреннән сәләтле, иҗади укучылар кабат "Әлмәт хәбәрләре" газетасының редакциясенә җыелдылар. Яшь журналист мәктәбенең чираттагы утырышында 1нче лицей-интернат, 2нче лицей, 1нче гимназия, 1, 12, 10, 17, 24,   25нче мәктәпләрдә һәм политехник техникумда укучылар катнаштылар.

Әлмәткә эшлекле визит белән Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов килде. 11 май көнне ӘМР башкарма комитеты бинасында ул халык белән очрашты. Кабул итү кысаларында дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны тикшерүгә, реклама һәм вөҗдансыз конкуренция өлкәсендә тикшерүгә, хакимият органнарының бизнеска тискәре йогынты ясау мөмкинлеген юк итүгә һәм конкуренцияне чикләүгә юнәлтелгән эшчәнлегенә кагылышлы мәсәләләр каралды. 

Шәһәребездә яшәүче күпчелек кешеләр скутерларда һәм мотоциклларда йөриләр. Аеруча бу транспорт төре яшьләрдә популяр санала. Маневр ясау сәләте һәм пробкалар һәм тыгыннарны читләтеп узу мөмкинлеге шушы категория транспортын йөртүнең бәхәссез уңай  сыйфаты булып тора, шулай ук аны тукталышка кую өчен машинага кирәкле кадәр урын сарыф ителми, ягулык та берничә тапкыр азрак бетә.

 

35нче балалар бакчасында "Игътибар, балалар!" кисәтү чарасы кысаларында укытучылар Мухаметзянова Г.Р. һәм Кузнецова О.В. Әлмәт районы буенча РФ ЭЭМ бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең полициянең өлкән лейтенанты  Курамшина И.И. белән бергәләп "Кояшкай" һәм "Почемучкалар" олы группалары өчен светофорга экскурсия оештырдылар. Чара барышында балалар юл аркылы чыгу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кулландылар, юл билгеләренә игътибарын юнәлттеләр, аларның атамаларын һәм мәгънәләрен өйрәнделәр.

15 май көнне "Йолдызлык" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм 5нче гимназия коллективы бергәләп Җәлил интернат-йортына барып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International