Әлмәтнең эш белән тәэмин итүчеләрен агымдагы елның 1 нче июнендә иртәнге 8 сәгать 30 минутта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үтәчәк мәктәп балалары һәм студентлар өчен вакантлы эш урыннары Ярминкәсенә чакыралар. Безнең адрес: Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86 А йорты.
Ярминкәдә катнашу өчен 2018 елның 25 маена кадәр нинди категориядәге хезмәткәрләргә ихтыяҗ булганы һәм буш хезмәт урыннары турында мәгълүматны бирү мәҗбүри.
Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-34-94, 32-34-95.