Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырышта катнашучылар 2018 елда республика сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук 2019 елга төп үсеш юнәлешләрен билгеләделәр.
2нче февральдән алып 8 февральгә кадәр Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең милли гвардиясе хәрби гаскәрләренең Академик җыр һәм бию ансамбленең Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләре буйлап концерт туры узачак. Әлмәттә концерт 5 февраль көнне 18.00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният йортында үткәреләчәк.
30 гыйнвар көнне шәһәребездә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр күзәтелми. Җил төньяк-көнчыгыш секундына 2-7 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы - 15 -20º булса, көндез һаваның максималь температурасы - 10 - 15º булачак.
25-26 гыйнвар көннәрендә Казанда СССРның спорт мастерлары Н.Измаилов һәм Г.Новиков истәлегенә багышланган 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры узды.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы "Татарстан Республикасының иҗади яшьләре академиясе" иҗтимагый оешмасы белән бергә 2009 елдан "Кадрлар резервы" республика проекты тормышка ашырыла.
1-3нче мартта экстрим-парк территориясендә кар автомобильләрендә узышу буенча Россия Кубогы узачак. Спорт ярышлары 10.00 сәгатьтә башлана.
Шулай исемләнгән фестиваль күптән түгел 24нче мәктәптә узды. Быел ул ишекләрен киң итеп Әлмәтнең генә түгел, Түбән Каманың, Азнакайның, Зәйнең яшь укытучылары өчен ачып җибәрде.
Кышкы спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру, Әлмәт районы халкын физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чыгып шәһәребездә “Snow Fest – 2019” кышкы спорт төрләре фестивале оештырыла.
2018 елда районда 2542 бала тууы теркәлгән. Бу хакта район активы белән киңәшмәдә Әлмәт районының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова хәбәр итте. Бу күрсәткеч исә 2017 елга караганда 282 балага әзрәк. Шуларның 36 проценты гаиләдә беренче бала булса, ә калган 64 проценты икенче һәм аннан соңгы балаларны тәшкил итә. Мондый тенденция бөтен республикага хас. 22 гаиләдә игезәк балалар туган. Быел беренче кыз балалар малайларга караганда иртәрәк туган.Бала сөю бәхетенә ирешкән иң өлкән әти кешегә - 50, әни кешегә - 43 яшь булса, иң яшь әти - 19, иң яшь әни – 17 яшьтә.
Кичә Әлмәттә 21нче мәктәпнең хоккей кортында «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» гаилә фестивалендә Данис Зарипов автографы һәм аның имзасы белән кәшәкә, хоккей шлемы лотереяда уйнатылган. Бу хакта «Нефтяник» хоккей клубы хәбәр итә.