Әлмәттә ЗАГС идарәсе эшчәнлегенә йомгак ясадылар

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елда районда 2542 бала тууы теркәлгән. Бу хакта район активы белән киңәшмәдә Әлмәт районының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова хәбәр итте.

 Бу күрсәткеч исә  2017 елга караганда 282 балага әзрәк. Шуларның 36 проценты гаиләдә беренче бала булса, ә калган 64 проценты икенче һәм аннан соңгы балаларны тәшкил итә. Мондый тенденция бөтен республикага  хас. 22 гаиләдә игезәк балалар туган. Быел беренче кыз балалар  малайларга караганда иртәрәк туган.

Бала сөю бәхетенә ирешкән иң өлкән әти кешегә - 50, әни кешегә - 43 яшь булса, иң яшь әти - 19, иң яшь әни – 17 яшьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International