05.03- 07.03.2019 Казанда малайлар һәм кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасының Беренчелеге үтте.
Олимпия резервының спорт мәктәбе спортсмены Назипов Реналь сайлау узды, ике бүләк алды.
12 мартта шәһәрдә болытлы һава торышы булачак. Җил 6-11 м/с, урынлыча 15 м/с кадәр.
Төнлә -2..+3º. Көндез - +1..+6º.
Дольщиклар акчаларын җәлеп иткән застройщиклар 2019 елның 1 июленнән мәҗбүр рәвештә эксроу-исәп кулланырга тиеш.
15 мартта һәр елны үткәрелә торган Кулланучылар хокукларының Бөтендөнья көне алдында кулланучылар хокукларын саклау буенча линия оештырылган.
Әлмәт районында ташкыннарга әзерләнү турында Әлмәт районы буенча МЧС Идарәсе рәисе Валерий Грезнев сөйләде.
Март аенда сулар уртачадан югарырак көтелә.
10 мартта Әлмәттә "Татнефть" Компаниясе ярдәмендә беренче Республика коймак йөгерүләре үтте. Катнашучылар 50000 сум призы өчен коймаклар белән йөгерделәр.
Йөгерүләр 3 категория буенча үтте: 14-18 яшьтәге кызлар, кызлар 18+ һәм малайлар 14+.
Татарстан Республикасында 7 мартка 522,1 мең кв. м. торак кертелде, бу планнан 21,5% тәшкил итә. Видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Әлмәт муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты һәм үз исеменнән сезне Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм!
9 март программасы:
15.00-16.30 «Яшьлек»скверы
15.00-16.30 «Әлмәт 60 еллык» скверы, «Каракуз» скверы, шәһәр паркы һәм “Теннис-сити” СК.
Федераль максатчан программасы буенча 2019 елның гыйнвареннән РФ территориясендә аналоглы телеканалларның этап буенча сүндерүләр бара.
Татарстанлылар 2019 елда түләүсез 20 эфир каналын цифрлы форматта гына карый алачаклар.