Әлмәт районында ташкыннарга әзерләнү турында Әлмәт районы буенча МЧС Идарәсе рәисе Валерий Грезнев сөйләде.
Март аенда сулар уртачадан югарырак көтелә.
Батыру зонасына 5 торак пункт керә, яшәүчеләр саны – 1756 кеше.
Су чыгару өчен 92 мотопомпа, 3 насос, 3 махсус техника, 28 янгын техникасы берәмлеге бар.
МЧС авыл башлыкларына халык белән профилактика эшен уздырырга, киртәләр төзергә тәкъдим итәләр.