Цифрлы тигезсезлекне бетерү өчен Татарстан Республикасында халык саны 100 дән 1000 кешегә кадәр булган авыл торак пунктларын югары тизлекле мобиль интернет белән тәэмин итү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла.
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында шәһәр халкын һәм кунакларны бай программа көтә: концертлар, мастер-класслар, ярминкәләр һәм башкалар.
Бүген Казанда Татарстан медицина оешмаларына автомобиль транспорты һәм компьютер техникасы тапшыру тантанасы узды. Автомобильләр тапшыру тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Иртәгәдән Урсала микрорайонындагы промысел юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылачак.
Иртәгә, 29 августта, Әлмәттә төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә.
Оператив логистиканы тәэмин итү һәм төнлә махсус техниканы саклап калу максатларында Әлмәт шәһәрендә 2025 елның 3 сентябреннән 6 сентябренә кадәр Ленин урамы буенча хәрәкәтне ябу юлы белән транспорт чаралары хәрәкәтенә өстәмә вакытлыча чикләүләр кертелә
Әгәр сезнең балагыз быел беренче сыйныфка бара икән, аның мәктәп тормышында стартын уңайлы һәм уңышлы итәчәк сатып алулар турында уйланырга вакыт.
Яңа уку елы алдыннан Әлмәт районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»хәйрия акциясе уза. Ул 2007 елда Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев тарафыннан тәкъдим ителгән һәм шуннан бирле ел саен шәһәр халкын ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү омтылышында берләштерә.
2025 елның 1 сентябреннән студент кызлар социаль фондтан яшәү минимумы нигезендә исәпләнгән йөклелек һәм бала табу буенча пособие ала алачак. Түләүне югары уку йортларында, көллиятләрдә, училищеларда, техникумнарда, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларында һәм фәнни оешмаларда көндезге бүлектә укучы студент кызларга бюджет яки түләүле нигездә укуларына карамастан билгеләячәкләр.
Август педагогик киңәшмәсе-мәгариф җәмәгатьчелеге тормышында мөһим этап, мәгарифтә яңа борылышның башлангыч ноктасы, уку марафонын башлап җибәрү.