31 июль көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә режимында кабул итәчәк.
1952 елның 25 мартында Әлмәт авылы Әлмәт шәһәр тибындагы поселокка үзгәртелде. Әлмәт 1953 елның ноябрь аеннан шәһәр статусын алырга өлгермәде, «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән «Хезмәт байрагы» басмасы барлыкка килде.
Бу ял көннәрендә Әлмәтнең шәһәр мәйданында инде икенче тапкыр «Очрашу урыны – Әлмәт» Икенче Ачык бард җыры фестивале уза, монда бард җырын яратучылар һәм үзләренең әсәрләрен иҗат итүчеләр җыелды. Беренче фестивальдән соң барлыкка килгән атмосфера катнашучылардан һәм шәһәр кунакларыннан җылы һәм уңай фикерләр белән тулды, шуңа күрә «Татнефть» Гаммәви Акционерлык Җәмгыяте җитәкчелеге шушы фестивальне уздыруны традициягә әйләндерергә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылда кече хуҗалык рәвешләре эше турында сөйләде.
Бүген Балалар технопаркы «Кванториумга» - Пионерлар йортына ике ел тула!
Пенсионерларның комьютерда эшләргә өйрәнүдәге уңышларын барлаган “Интернетка рәхмәт - 2019” V Бөтенроссия бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады.
11 июль көнне РФ Гомумроссия профсоюз дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюзы Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашуы белән район Советы һәм башкарма комитетының хезмәт коллективының отчет җыелышы узды.
20 июльдә Питрәч авылы наратлыгында 4 нче Бөтенроссия «Скорлупино» яшьләр фестивале узачак. Чараны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО һәм Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты оештыра.
Татарстанның нефть компанияләре, беренче чиратта «Татнефть», инновацияләр эзләү һәм аларны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә конкуренциягә сәләтләрен саклап калалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Нефть саммиты панель дискуссиясендә хәбәр итте. Чара Әлмәт районында «Юность» БЯЛ территориясендә узды. Аның эшендә Россия Федерациясе Энегетика министры урынбасары Павел Сорокин, Росприродназор җитәкчесе Светлана Радионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башкалар катнашты.
Ленин урамында эш гөрли. Кайбер урыннарда хәтта яңгыр дип тормыйлар, төзекләндерүне дәвам итәләр. Шәһәрдә яшәүчеләр арасында тротуар кырыйларындагы агачларны төптән юк итүләренә борчылучылар да бар. Казан эксперт-дендрологы Сергей Мурзов моңа үзенең аңлатмасын бирде.