Әлмәттә профсоюз оешмаларын ныгыту буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2019 елның 12 июле, җомга

11 июль көнне РФ Гомумроссия профсоюз дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюзы Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашуы белән район Советы һәм башкарма комитетының хезмәт коллективының отчет җыелышы узды.

Очрашу барышында Ольга Анатольевна җыелган кешеләрне 2012-2018 елларда профсоюз әгъзалары санының динамикасы белән таныштырды һәм профсоюз әгъзаларын санаторий-курорт сәламәтләндерүенә кагылышлы ташламалар, ТРдагы һәм Россиядәге санаторийларның саны (2019 елда беренче тапкыр «Татнефть» ГАҖ санаторийларында ял итү турында килешүләр төзелде), шулай ук чит илләрдә ял итү өчен путевкаларны сатып алу мөмкинлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International