ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2019 ел
җомга

Бу ялларда «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты «Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!» дигән мәдәни-күңел ачу программасын тәкъдим итә.

31 июль көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә режимында кабул итәчәк.

Халыкка бушлай юридик ярдәм һәр җомга көнне профессиональ адвокат тарафыннан күрсәтеләчәк. 

"Һәр хәлсезлекне, һәр авыруны, шул исәптән бронхиаль астмасын, иртәрәк дәвалау яхшырак", - дип хәбәр итте 3нче Әлмәт шәһәр хастаханәсенең врачы аллерголог-иммунолог Әлфиз Максеев.

Цифрлы эфир телевизион тапшыруына күчкәндә, гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренә адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан 2019 елның 13 июлендә "2019 елда цифрлы телевизион тапшыру сигналын кабул итү өчен цифрлы телевизион приставканы һәм (яисә) телевизион антеннаны сатып алуга чыгымнарны кире кайтару турында" 574нче номерлы карар кабул итте. 


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең баш врачының поликлиника эше буенча урынбасары Нәсимә Габдрахманова ике телевизион каналда: «Луч–Әлмәт» һәм «Татарстан-24» каналларында чыгыш ясады. «Атна нәтиҗәләре» һәм «Шәһәр мөхите» программаларында ул «Соцҗыелма яисә акча» темасына актуаль сорауларга җавап бирде.

Бүген  Биектау  районында  Эре  мөгезле  терлекләр  үрчетү  буенча  технологларның  41 нче  Республика конкурсы, шулай ук зоотехник-селекционерлар конкурсы узды.

26 июль көнне планлы рәвештә 8.30 дән 12.00 гә чаклы администрация бинасы каршындагы светофор сүндерелә.

Шимбә көнне, 23 июльдә, «Татнефть» Компаниянең матбугат хезмәте тарафыннан  «Татнефтегазпереработка» идарәсенә пресс-тур оештырылды, монда малеин ангидридын җитештерүен төзү проектын тормышка ашыру планлаштырыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, «Conser» Италия лицензиарының дөньядагы иң заманча һәм экологик технологияләренең берсе белән танышып, әлмәтлеләрне кызыксындырган барлык сорауларына оператив рәвештә җаваплар алдылар.

24 июль көнне «Теремок» 15нче номерлы балалар бакчасында  «Светофорда кунакта» чарасы узды. 2нче кече группасында тәрбияләнүчеләр уен рәвешендә юлда үтәргә тиешле кагыйдәләрне искә төшерделәр, төрле техникалар (аппликация, пластилинография, штамп, бармаклар белән рәсем ясау) ярдәмендә светофорны ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International